Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Исхак хәзрәт Лотфулла (1942-2007) эшчәнлегендә Г. Баруди традицияләренең дәвамчанлыгы: җитәкче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе” дигән исем астында “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Галимҗан Баруди елы кысаларында Исхак хәзрәт Лотфулланың тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Әлеге очрашуда мәдрәсәнең хәзерге мөгаллимнәре һәм шәкертләре, Исхак хәзрәтнең хезмәттәшләре, якыннары, аның тормыш иптәше Галия абыстай Лотфуллина, улы Ринат катнашты.
Чарада “Галимҗан Барудиның һәм Исхак Лотфулланың педагогик эшчәнлегендә акыл тәрбиясе”, “Мәшһүр мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе” дигән темаларга чыгышлар тыңланды. Килгән кунаклар Исхак хәзрәт турында хатирәләре белән бүлеште һәм аңа багышланган фильм белән танышты.