Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды "Логос", "Игелекле куллар" һәм "Беренча адым" тернәкләнү үзәкләре белән килешүләр төзеде. Әлеге килешүләр нигезендә Фонд карамагындагы авыру сабыйларга дәвалану курсларын ташламалы нигездә үтәргә мөмкинлек бирелә. Хезмәттәшлек итү барышында авыру балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү дә каралган. "Җәннәт - әниләрнең аяк астында" дип исемләнгән беренче чара кысаларында, "Логос" тернәкләнү үзәгендә 20 анага бушлай медицина хезмәте күрсәтелде, ә "Атлант" үзәгендә ата-аналар массаж курсы үтте.
Якын арада "Зәкәт" фонды әлеге үзәкләр белән берлектә авыру балаларның ата-аналары өчен семинар үткәрү һәм халыкара аутизм хакында мәгълүмат тарату көне уңаеннан авыру һәм сәламәт балалар катнашында концерт уздырырга планлаштыра. Чара барышында моторик үсеш буенча бушлай мастер-класс һәм психолог консультациясе каралган.