Татарстанда иң оста вәгазьчеләрне билгеләделәр

31 март 2017 ел 13:09
Татарстанда иң оста вәгазьчеләрне билгеләделәр

Бүген Питрәч районының үзәк мәчетендә Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган "Яшь вәгазьче" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Бәйгенең төбәкара этабы республика мөхтәсибәтләрендә февраль аеннан бирле үткәрелде һәм 27 җиңүче финал өлешкә чакырылды.

Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды һәм имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үтте.

Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хозур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова  һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләр иң күбе  "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам – уйлаучылар дине" темаларына мөрәҗәгать иткән. Вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм  тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хасбиева яулады. Аларның вәгазьләре "Шура" журналында бастырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы