Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында 250нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Мөфти укучыларга ислам кыйммәтләре хакында кызыклы итеп сөйләде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бүгенге очрашуда барлыгы 30 бала катнашты.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге уку йорты рус телен тирәнрәк өйрәнүне максат итеп куя һәм биредә төрле милләт вәкилләре белем ала. Мәктәп Мәскәү һәм Үзәк Русия нәзарәте (Мәскәү мөфтияте) белән тыгыз элемтәдә тора. Камил хәзрәтнең укучылар белән очрашуы да конфессиара элемтәләрне ныгытуны күздә тоткан проект кысаларында үткәрелде.