Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү укучыларына ачык дәрес бирде

06 апрель 2017 ел 15:55
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү укучыларына ачык дәрес бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында  250нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Мөфти укучыларга ислам кыйммәтләре хакында кызыклы итеп сөйләде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бүгенге очрашуда барлыгы 30 бала катнашты.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге уку йорты рус телен тирәнрәк өйрәнүне максат итеп куя һәм биредә төрле милләт вәкилләре белем ала. Мәктәп Мәскәү һәм Үзәк Русия нәзарәте (Мәскәү мөфтияте) белән тыгыз элемтәдә тора. Камил хәзрәтнең укучылар белән очрашуы да конфессиара элемтәләрне ныгытуны күздә тоткан проект кысаларында үткәрелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы