Диния нәзарәте  “Бергәләп террорга каршы” акциясендә катнаша

06 апрель 2017 ел 16:38

Бүген Казанның Кремль яр буенда “Бергәләп террорга каршы” дигән россиякүләм патриотик акция булачак. Ошбу чарадан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә читтә калмый. Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров ислам каннуннарын төшенеп үтәргә һәм фетнә-чуалышлардан  ерак торырга өндәгән чыгыш тәкъдим итәчәк.

- Террористларның дине дә, милләте дә юк. Динебез җинаятькә чакырмый, ә җинаятьчеләр динне явыз максатларда куллана, - дип әйтте хәзрәт. - Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр..." (Мәидә сүрәсе, 32)

Башлана сәгать 17.00дә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана