Бүген Казанның Кремль яр буенда “Бергәләп террорга каршы” дигән россиякүләм патриотик акция булачак. Ошбу чарадан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә читтә калмый. Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров ислам каннуннарын төшенеп үтәргә һәм фетнә-чуалышлардан ерак торырга өндәгән чыгыш тәкъдим итәчәк.
- Террористларның дине дә, милләте дә юк. Динебез җинаятькә чакырмый, ә җинаятьчеләр динне явыз максатларда куллана, - дип әйтте хәзрәт. - Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр..." (Мәидә сүрәсе, 32)
Башлана сәгать 17.00дә.