Бүген Диния нәзарәте һәм "Таттелеком" ААҖ оешмасы вәкилләренең чираттагы эшлекле очрашуы булды. Ике як төзелгән килешү һәм хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлекләрен карады. Әлегә ике оешманың иң мөһим проекты - "Хузур ТВ" мөселман телевидениесен кабель челтәре аша күрсәтү.
Кунаклар бу проектны "Хузур" нәшрият йорты базасында техник яктан тормышка ашыру мөмкинлеген, шулай ук кадрлар мәсьәләсен тикшерде. Киләчәктә кабель челтәренә "Азан" радиосын да күчерә нияте бар. Бүгенге очрашу барышында мөселманнарга махсус тариф планы һәм мобиль кушымта булдыру, бергәләшеп хәйрия һәм имидж проектлар эшләү идеясе дә яңгырады.