Бүген Австриянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Эмиль Брикс эшлекле сәфәр белән Татарстан башкаласы Казанда. Сәфәр кысаларында Австрия делегациясе Татарстан мөселманнарының яшәеше белән якыннанрак танышу өчен Диния нәзарәтенә дә килде. Олы кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм сүзен Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырудан, күпмилләтле Татарстанда конфессиара мөнәсәбәтләрне уңай яссылыкта саклау серләре белән бүлешүдән башлады.
Австрия илчесе Татарстанда ислам мәгарифе системасының ничек эшләве белән кызыксынды. "Белем булган җирдә наданлыкка һәм экстремизмга урын юк", - дип белдерде мөфти хәзрәтләре һәм республикадагы 9 мәдрәсәнең, Россия ислам университетының эшчәнлеге белән таныштырды, Болгар ислам академиясе төзелүен хәбәр итте.
- ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” эшләдек. 2015-2016 уку елларында барлык мәдрәсәләр өчен 52 төрле әсбап әзерләп бастырдык. Мәгариф өлкәсендә башкарылган иң эре проект, әлбәттә, Болгар ислам академиясе. Ул заманча һәм чит ил уку йорталары белән көндәшлеккә сәләтле дини уку йорты булыр, дип өметләнәбез.
Камил хәзрәт экстремистик күренешләрне кисәтүгә юнәлтелгән эчшәнлек хакында да бәян итте:
- Бу юнәлештә дәгъват эшен без беренче чиратта яшь буын арасында алып барабыз. Казан 1000 еллык тарихка ия булуына карамастан, яшь шәһәр һәм монда бик күп студентлар яши. Мигрантлар һәм тоткыннар белән дә эшлибез, чөнки бу төркемнәрнең радикаль агымнарга кереп китү ихтималы шактый зур. Җәзаларны башкару федераль хезмәте белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Төрмәләрдә традицион ислам кыйммәтләрен җиткерүче имамнарыбыз да бар, алар өчен белем күтәрү курслары оештырып торабыз, кирәкле китаплар белән тәэмин итәбез.
Эмиль Брикс үз чиратында Австриядә дини өлкәдәге вәзгыять белән таныштырды. "Хәзерге вакытта илдә мигрантлар һәм гастарбайтерлар саны арта, чит илләрнең дини оешмаларны финанслау күзәтелә һәм мәчетләрдә нинди вәгазьләр укылуы да контрольдә тотылмый", - дип белдерде илче.
Очрашу ахырында Австриянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Эмиль Брикс мөфтине Европа имамнары корылтаена чакырды. "Австриягә Татарстанны конфессиара мөнәсәбәтләр өлкәсендә куып җитәргә авырга туры киләчәк. Тәҗрибәгез белән бүлешүегез өчен рәхмәт".