26 нчы апрель көнне Балтач районының Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов һәм район имамнары катнашты.
Иң элек Татарстан Республикасы Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов Киров һәм Аккүз авылы мәчетләре, аларның эшчәнлеге белән танышты. Әлеге мәчетләрнең эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
Район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов чыгыш ясап, имамнарга “Ислам нигезләре” китабы белән таныштырды