Бүген нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова белән эшлекле очрашуы үтте. Ике оешманы очраштыру һәм хезмәттәшлек юлларын барлау нияте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясенең Иран Ислам республикасына рәсми сәфәре барышында барлыкка килде.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе бергәләшеп татар һәм чит ил галимнәренә кагылышлы архив документларын өйрәнергә һәм бу уңайдан махсус төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Хезмәттәшлекне берничә юнәлештә алып бару күздә тотыла: тарихи документларны гарәп һәм иске татар теленә тәрҗемә итү, Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге архивларны өйрәнгәндә эксперт буларак катнашу, шулай ук чит ил архивларында сакланучы тарихи документларны фәнни яктан карау, табу һәм реставрацияләү, вакыф өлкәсендә хезмәттәшлек итү.
Мөфти Ирада Аюпованың хезмәттәшлеккә әзер булуын хуплап, нәзарәтнең бу өлкәдә шактый файдалы була алуын билгеләп үтте.
Шунысы игътибарга лаек, Диния нәзарәте татар дин галимнәренең мирасын барлау һәм тергезүдә актив эш алып бара. Танылган татар галимнәренең мирасы белән танышу, аларны халык арасында популярлаштыру нияте белән "Хозур" нәшрият йорты тарафынан «Даруль-кутуб» электро китапханәсе булдырылды. 2015 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән «Китапка кылыйк хисап» исемле иске татар китапларын җыю буенча акция оештырылды. Хәзерге вакытта әлеге китаплар нәзарәт белгечләре, тарихчылар тарафыннан өйрәнелә.