Ислам диненең нигезенә үк социаль дөреслек салынган. Ул мөселман тарафыннан тапшырыла торган “сәдака” һәм "зәкят” дигән төшенчәләргә салынгандыр.
Зәкят — Ислам диненең биш терәге булган багананың берсе. Коръән аятләрендә ул иман китерү һәм намаз укудан соң өченче булып килә һәм Аллаһ Тәгалә тарафыннан 30 тапкыр атап узыла. Бу зәкят түләүнең никадәрле мөһим икәнлеген һәм мөселманнар өчен әһәмиятле булуын ассызыклап күрсәтә.
Аллаһы Тәгалә Исламда хәер-сәдака бирүне теләсәң башкара, теләмәсәң эшләми торган ирекле гамәл итеп куймады. Зәкят түләү үзен мөселман дип санаган һәм зәкят чыгарыла торган малы нисабка, ягъни зәкят чыгарлык микъдарга һиҗри бер ел хуҗа булган һәркем өчен дә фарыз гамәл.
Күп кенә мөселманнар зәкәтне кайда һәм кемгә түлик икән дип баш ваталар. Татарстанда махсус 1998 елдан зәкятне җыю һәм тарату максаты белән “Зәкят” һәйрия фонды эшләп килә. 18 ел дәвамында Фонд авыру балалар, ялгыз аналар, күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм Коръәндә тәүбә сүрәсенең 60 нчы аятендә күрсәтелгән башка категория мөселман мохтаҗларына ярдәм күрсәтә.
Татарстанда беренчеләрдән булып барлыкка килгән “Зәкят” Фонды үз эшен Республика мөселманнарының Диния Нәзарәте кулы астында, аның методик җитәкчелегендә башкара. Бу исә фонд эшчәнлегенең Ислам кануннарыннан чыкмавын исбатлый.
“Зәкят” фонды 2016 елдан авыру балаларның дәвалау курслары өчен түли башлады. Бүгенге көндә бу юнәлешне Фонд үзе өчен төп максат итеп
алды. Үткән ел эчендә “Зәкят” хәйрия фонды 39 авыру баланы дәвалау өчен акча җәлеп итеп клиникаларга күчергән булса, быел 4 ай эчендә 18 бала һәм бер олы кешегә ярдәм итеп өлгерде. Нәтиҗәдә балалар зур уңышларга ирешә һәм үзләренең чикле физик мөмкинлекләрен шактый арттыру юлында.
Балаларга акча җыюда гади халык ярдәм итә. Фонд махсус игелекле СМСлар белән ярдәм җыя. Һәрбер теләгән, киң күңелле, балалар язмышына битараф калмаган кеше үз өлешен кертә ала. Кыска 7715 номерына “ЗАКЯТ” яисә “САДАКА” сүзен җибәреп балаларга ярдәм кулын сузып була. Әлеге сүзләрдән соң, кем күпме тели, шуның кадәр сумманы язу мөмкинлеге дә каралган. Игелек кылуның бер авырлыгы да юклыгы шундук сизеләчәк.
Моннан тыш, Фондта бушлай кием-салым тарату пункты эшли. Күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр арасында аңа ихтыяҗ зур булып чыкты. Бигрәк тә киемнәргә кышын котлык зур иде. Калын курткалар, бала киемнәре, аяк киемнәре сорап килүче мескеннәр күп икәне шундук аңлашылды. Әлеге төр ярдәмне шулай ук “Зәкят” фонды кабул итә. Булышырга теләүчеләр Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йортта урнашкан офиска килеп киелми торган киемнәрен, өй кирәк-яракларын, җиһаз, хәтта бозылмый торган ашамлыклар да калдыра ала.
“Зәкят”кә, чыннан да корбан итләре (нәзер, гакыйка, шөкер), гошер садакаларын тапшыручылар күп. Кемдер тушы белән сарык суеп китерсә, икенчеләре авыллардан капчык-капчык бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчә алып килә. Күп балалы, инвалид, мохтаҗ гаиләләр әлеге бүләкләргә чын күңелләрен сөенәләр, елый-елый рәхмәтләр әйтеп, дога кылалар. Чөнки кайберәүләренең өйләрендә бер кисәк ипи дә булмаска мөмкин бит.
Моннан тыш, “Зәкят” хәйрия фонды үзе атна саен мохтаҗлар өчен хәярия ашлары үткәрүне гадәткә кертте. Һәр сишәмбе көнендә урамда яшәүче йөзләгән фәкыйрьләргә махсус тартма – ланч-боксларга тутырып кайнар ризык таратып, аларга үгет-нәсихәт бирелә, эшләргә, хәмерне ташларга, туры юлга басарга өнди фонд хезмәткәрләре. Җомга көнне исә, фонд мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә азык-төлек белән булыша. Әйтергә
кирәк, мескеннәрнең йөзендә рәхмәтләр һәм яңа тормыш башларга теләк күренә башлады.
Сез дә игелек кылыйм дисәгез, мохтаҗларның, мескеннәрнең, күп балалы гаиләләрнең, бигрәк тә авыру балаларның язмышларына битараф калмыйча, ярдәм кулын сузыйм дисәгез, безнең “Зәкят” хәрия фонды белән бергә эш итегез: игелекле СМСларыгызны җәлләмичә, кыска 7715 номерына “Садака” яисә “Зәкят” сүзләре белән язып җибәрегез, киемнәрегез булса, ташламагыз, авыру кешеләр өчен инвалид коляскалары, кулланылмый торган җиһазларны да безнең фондка китерегез, артык ризыгыгыз белән бүлешегез. Шул чак Аллаһ Тәгалә дә сездән разый булыр. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренең берсендә шулай диде: “Аллаһка гына итагать итәсең һәм аны бернинди зат белән дә тиңләмисең, догалар укыйсың, зәкать түлисең һәм туганлыкны саклыйсың”. Игелек кылырга ашыгыгыз!
Зәкят түләү буенча кыска гына белешмә:
Нисаб
* Алтынның нисабы – 85 гр алтын.
* Көмешнең нисабы – 595 гр.
* Сарык һәм кәжәнең нисабы 40 баштан бер сарык.
* Сыерның нисабы 30 баштан 1 яшьлек бозау.
* Дөянең нисабы 5 баштан бер сарык яисә бер кәҗә.
Зәкят маллары
1. Акча
2. Хайван
3. Сәүдә малы
Шушы өч төрле малдан башка йорт-жирләр, кием-салым, китаплар, савытлар һәм башка мәгыйшәт кораллары кебек нәрсәләр бирелергә мөмкин.
Зәкятнең фарызлык шартлары
Зәкят балигъ, акыллы һәм ирекле булган, бурычлары булмаган мөселманга, әгәр аның үз хосусый ихтыяҗларын бер ел канәгатьләндерерлек микъдардан арткан мал-мөлкәте - нисап микъдары булса, фарыз.
Зәкят кемнәргә бирелә?
1. Зәкят бирерлек нисабка ия булмаган фәкыйрьләр.
2. Бер нәрсәләре дә булмаган мескеннәр.
3. Зәкят җыючы махсус кешеләр.
4. Мөәләфәи-колюб.
5. Коллыктан котылырга теләгән кешеләр.
6. Бурычын түли алмаган бурычлылар.
7. Аллаһ юлында.
8. Юлда акчасыз калганнар
Кемнәргә зәкят түләнми?
1. Әти-әни, әби-бабайга.
2. Улыңа, кызыңа, аларның балаларына.
3.Матди яктан хәлле кешеләргә
4. Мөселман булмаган кешеләргә
5. Иреңә яки хатыныңа.
6.Мөхәммәд (г.с.) гаиләсенә һәм нәселенә.
7. Җиде яшьтән кече балаларга һәм психик авыруларга