Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнир узачак

03 май 2017 ел 09:46
Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнир узачак

2017 елның 14 маенда Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубогына Бөтенроссия турниры уза. Көч сынашулар джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча үткәрелә.

Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, республиканың Джиу-джитсу федерациясе, "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россия сугышчан сәнгатьләре Берлегенең Татарстан Республикасындагы филиалы һәм “Ак Барс” көрәш сарае оештыра.

Турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең “кара каплан” борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм киләсе елда аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле.

Ярышларда ир-ат һәм хатын-кыз җыелма командалары катнаша. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлык каралган. Ир-егетләр арасындагы көч сынашулар 2 версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтә.

Турнирның приз фондын шәхси-команда Кубогы һәм медальләр тәшкил итә. Моннан тыш, ир-атлар арасында Хаҗга юллама да уйнатыла. 

Турнирга Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Самара өлкәсе һәм Азербәйҗаннан да спортчылар килүе көтелә. Әлеге турнирны алдагы елларга да оештырырга ниятлиләр.

Тантаналы ачылыш 13.00дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100