Татарстан мөфтие: “Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!”

08 май 2017 ел 13:40
Татарстан мөфтие: “Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!”

Татарстан мөфтие Җиңү көне уңаеннан уздырыла торган чараларда катнаша. Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тантанадаветераннарны котлауга кушылды.  Бәйрәмдә республиканың бөтен районнарыннан 400 дән артык сугышта катнашучы һәм тыл хезмәтчәннәре җыелды.Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов та килделәр.

“Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга, - дип ассызыклады Камил хәзрәт ТР МДН сайтында басылып чыккан рәсми котлау мәрәҗәгатендә. – Мөфти Габдрахман Рәсүлевнең тарихи фәтвасы хөкүмәтне һәм И.В.Сталинның үзен мөселманнарның Ватанга тугры булуына инандыра. Алар фронт өчен акча, кием, азык-төлек җыйган, мәхәлләләр аша дәүләт займы облигациясен тараткан, армияне корал, кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, яу кырында сугышкан һәм тылда эшләгән. Халыктан җыелган акчага 1942 нче елны 2 меңнән артык сугыш самолеты, 8 су асты көймәсе, унмеңнәрчә миномет ясала. Барлыгы 34 милләт вәкиленә СССР Герое дигән дәрәҗәле исем бирелә”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы