Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү парадында катнашты

09 май 2017 ел 13:56

Бүген Казанның Меңъеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре,  Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнашты. Шулай ук тантаналы чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде.

Президент Рөстәм Миңнеханов мәйданда җыелган халыкны Бөек Җиңү көне бәйрәме белән котлады.

«Җиңү бәйрәме ул – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан. Дуслык, бердәмлек, туган илне сөю символы. Нәкъ безнең ил нацизм тамырына балта чапты. Европаны коллыктан азат итте. Миллионнар хисабына фашизмны җиңде. Безнең бабаларыбыз һәм аталарыбыз туган җирне саклап дошманга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәште. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарга һәм инде хәзер безнең арада булмаганнарга мәңгелек дан! Хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтле. Сезнең батырлык, туган илгә булган чиксез мәхәббәтегез һәркем өчен үрнәк. Барыгызга да чын күңелдән озын гомер, исәнлек-саулык һәм имин көннәр телим», – диде Президент үзенең чыгышында.

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның яртысы кабат туган якларына әйләнеп кайтмады. Якташларыбызның 200 меңнән артыгы орден-медаль, ә 250дән күбрәге Советлар берлеге каһарманы һәм Дан ордены тулы кавалерлары булды.

Казанда гаскәрләр һәм хәрби техниканың тантаналы йөрешендә бүген 2 меңнән артык гаскәриләр катнашты. Быелгы бер үзенчәлек шунда: гаскәрләрнең гадәттәгечә йөрешенә Юнармия әгъзалары, кадет класслары, хәрби училище курсантлары да кушылган иде. Гаскәрләрнең йөреше  хәрби техника һәм ретро автомобильләр узуы белән тәмамланды.

Республика җитәкчелеге һәм ветераннар бүгенге тантанага махсус әзерләнгән хәрби техника белән дә танышты. Ә үзәк сәхнәдә Татарстанның сәнгать осталары концерты дәвам итә. Сугыш чоры җырларын һәм сугыш турындагы җырларны исә, “Җырчан Казан” проекты тәкъдим итә.

Чыганак: "Татар-информ"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана