Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә истәлекле очрашу вакыйгасы булып узды. Бөек Ватан сугышы бетүнең 72 еллыгын каршылап, шәкертләр янына күрешергә күкрәкләрен орден, медальләр белән бизәгән сугыш ветераннары, олуг, мәртәбәле хәзрәтләребез, мәдрәсәбез остазлары килде. Алар үз вакытында безнең мәдрәсәбездә дини гыйлем эстәгәннәр, бүген дә мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торалар. Ул – быел апрель аенда 90 яшен тутырган Хаҗи хәзрәт Гатауллин, хәрби полковник, мәдрәсәбез ачылган беренче көннән тыгыз элемтәдә торып, кадрлар бүлеген һәм архивариус вазифасын үтәгән шәхес; Рәхимулла хәзрәт Яруллин – мәдрәсәбездә күп еллар имам булып хезмәт иткән күренекле шәхесебез; Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк - мәдрәсәбездә беренче көннән остазлык кылып, танылган дин әһелләре Габделхак Саматов, Зәкәрәия Минвәлиев, Әхмәтзәки Сафиуллиннар һ.б. турында истәлек-хатирәләрне күңелендә йөртүче һәм иске имладан бик күп китапларны күчереп, тәрҗемә итеп бастырган зат. Мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашу әңгәмәсе бик җылы узды. Шәкертләр бик күп сораулар бирде. Хәзрәтләр сугышның авырлыгын салкынлыкта, ачлыкта узган тәэсирләрен күз яшьләре белән искә алды. Җәгъфәр хәзрәт үзе язган китаплары белән таныштырып узды.
Хаҗи хәзрәт Гатауллин, сугыш ветераны, шәкертләр каршында чыгыш ясап: "Без, ветераннар, бу мәдрәсә эшен башлап җибәрүчеләр. Хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт. Иң беренче дин әһелләре, мөфтиләр безнең мәдрәсәдән чыктылар. Мин мәдрәсәдә 1991 нче елдан бирле хезмәт итәм, үзем 1927 нче елда дөньяга килгәнмен. Сугыш башланган вакытта җиде классны бетергән идем. Алга таба укырга исәп бар иде. Сез сугыш вакытларын китаплардан укып кына беләсез, ә мин аны үз күзем белән үткәрдем. 1940 нчы елларда колхозлар ныгый башлап, халык оешып эшли башлаган иде. Әмма сугыш башланды. 1933 нче авылда иң беренче мәктәп ачылган иде. Ликбез оештырып, кырда, басуда, фермаларда укыта башладылар, алайсам авылда язу таный белә торган кеше калмаган иде. 1939 нчы елның сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы башланды, сугыш исе чыккан иде инде. 1941 нче елның 22 нче июнендә районда Сабантуй иде. Якшәмбе көнне Сабантуйга төшеп җитүебез булды, сугыш башланган дип килеп әйттеләр. Анда Сабантуй кайгысы булмады инде, военкоматка чакырып повесткалар тараттылар", – дип хатирәләре белән уртаклашты.
Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында: “Сугыш бәләсе һәрбер йортның ишеген каккан, минем үземнең ике бабам да сугышта һәләк булган, безнең әти-әниләребез әти тәрбиясеннән мәхрүм булып үскән. Ата-аналарыбыз үз вакытында авыр тормышның әчесен күреп, балаларыбыз шушындый авырлыкларны, сугышны, ачлыкны күрмәсеннәр иде дип дога кылдылар, – дип әйтте. – Аллаһының рәхмәте белән, шуларның догасы бәрабәрендә тынычлыкта, иминлектә яшибез. Аллаһы Тәгалә илебезне, халкыбызны тынычлыктан аермасын".
Җомга намазыннан соң мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин ветераннарга Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләкләр тапшырды, мәдрәсәнең беренче көненнән башында торган сугыш ветераны Хаҗи хәзрәт Гатауллинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, котлау хаты тапшырды.
Ветераннар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов килгән иде. Әлеге чара аш мәҗлесе һәм истәлек өчен фотога төшү белән тәмамланды.