Бүген Казанның Галиев мәчетендә ветераннар һәм аксакаллар шурасы вәкилләре катнашында очрашу үтте. Мәчәтнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев өлкәннәрне мәчетнең чал тарихы белән таныштырды һәм биредә алып барылган рухи-әхлакый эшчәнлек хакында бәян итте. Форсаттан файдаланып, ул ветераннарга үзенең ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерде, ислам дине кыйммәтләренә багышланган вәгазь сөйләде.
Очрашу дәвамында сугыш еллары михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннар хәтирәләре белән бүлеште һәм бергәләшеп яу кырында һәлак булучылар рухына дога кылды.