18-20 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX халыкара икътисад саммиты кысаларында Казанда “Хәләл” туй фестивале үтәчәк.
Halal weidding туй фестивале “Туган авылым” милли комплексында оештырылачак. Ярминкәдә үз продукцияләрен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләре, шулай ук чит илләрдә әйдәп баручы җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк.
Чараның төп бурычлары хәләл мәҗлесләрне популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләребезне саклау. Программада никах һәм туй күлмәкләре презентациясе, билгеле дизайнердан мастер-класслар, яшь парлар өчен психолог киңәшләре дә булачак. Кунаклар хәләл продукцияне татып карый алачак, күңелле бәйгеләрдә катнашу мөмкин булачак.
Фестивальне ТР МДН, Россия мөслимәләре берлеге, "Җәннәт" төркеме, "Туган авыл комплексы" һәм Россия мөселман дизайнерлары берлеге оештыра.
Оештыру комитетының элемтә өчен номерлары:
Наилә Җиһаншина – 89172847355
Айгөл Гизатова – 89196455465
Амалия Грачова - 89061051555