Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!
Бүген мөселман дөньясы Бәраәт кичәсен каршы ала. “Бәраәт” сүзе гарәп теленнән “бурычтан вә җәзадан котылу” дип тәрҗемә ителә. Шулай ук әлеге сүз бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Динебездә “Бәраәт” төшенчәсе гөнаһлардан котылу дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә Бәраәт кичәсен гөнаһлардан котылуны раслап, без “таныклык тапшырылу” кичәсе дип атарга да мөмкин.
Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көненә туры килә. Бу кичтә һәм көндә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә мәгърифәте җир йөзенә тарала. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Нәкъ шушы кичне Коръән беренче мәртәбә дөнья күгенә иңдерелгән вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә ﷺ төшерелә башлаган.
Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт “архивына” тапшырыла. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып, кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, иншәАллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр. Соңыннан алдагы бер ел өчен бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкларның ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, шул киләчәк ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнә.
Бәраәт кичәсенең әһәмиятен аңлата торган Пәйгамбәребезнең ﷺ бер хәдисендә болай диелә: “Шәгъбан аеның 15нче кичен гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә “рахмәнәзара” , ягъни рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: “Юкмы гафу сораучы – аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы – аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше – шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар - бирермен”, - дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр”, - дип әйтелгән.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнчә, Бәраәт кичәсе – догалар вә теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк.
Мөхтәрәм җәмәгать! Ошбу изге кичәдә Аллаһ ризалыгы өчен мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышыйк. Аллаһ Тәгалә барчабызга шушы мөбарәк кичәдә гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып, күңелләребезне пакьләргә, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.
Ихтирам һәм изге догалар белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин