Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнирында 100дән артык спортчы катнашачак

11 май 2017 ел 08:30
Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнирында 100дән артык спортчы катнашачак

2017 елның 14 маенда Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубогына Бөтенроссия турниры уза. Көч сынашулар джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча үткәрелә.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, депутат Фатих Сибгатуллин,  Россия сугышчан сәнгатьләре Берлегенең Татарстан Республикасындагы филиалы президенты Фәрхәд Хөснетдинов, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров һ.б. килүе көтелә.

Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, республиканың Джиу-джитсу федерациясе, "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россия сугышчан сәнгатьләре Берлегенең Татарстан Республикасындагы филиалы һәм “Ак Барс” көрәш сарае оештыра.

Ярышларда ир-ат һәм хатын-кыз җыелма командалары катнаша. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлык каралган. Ир-егетләр арасындагы көч сынашулар 2 версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтә.

Турнирның приз фондын шәхси-команда Кубогы һәм медальләр тәшкил итә. Моннан тыш, ир-атлар арасында Хаҗга юллама да уйнатыла. 

Турнирга Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Марий Эл, Самара өлкәсе һәм Азербәйҗаннан да спортчылар килүе көтелә.

Турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең “кара каплан” борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм киләсе елда аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле.

Тантаналы ачылыш 13.00дә башлана.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы