Быел Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген 19 ир-егет һәм 8 хатын-кыз тәмамлый. Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, алар тагын бер җитди сынау аша узарга тиеш булды: ул – диплом эшләрен яклау. Соңгы берничә ай дәвамында укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләре вазыйфасын башкарган мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булган әлеге язма хезмәтләр мәдрәсәдә 4 еллык уку дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте.
Диплом эшләре темаларына килгәндә, алар арасында фикыһ, гакыйдә һәм сира фәннәре буенча язылганнары шактый иде. Аеруча зур игътибар Изге Коръән, исламда дини тәрбия, намаз һәм ураза темаларына бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары быелгы чыгарылыш шәкертләренең диплом эшләрен, тулаем алганда, уңай бәяләделәр.
Күркәм гадәт буенча, Диплом эшләре яклангач, шәкертләр чәй мәҗлесе оештырып, үзара аралашты, нәтиҗә ясады.