ТР Президенты мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты

20 май 2017 ел 16:24
ТР Президенты  мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итүе көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу кысаларында мөселман дин әһелләре белән очрашты. Дини мәгариф системасына кагылышлы мөһим сөйләшү Болгар ислам академиясенең китап уку залында барды. Анда  ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасары Рәфыйк Мөхәмәтшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка төбәк нәзарәт җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты чыгышында ассызыклаганча, әлеге очрашу тарихи әһәмияткә ия.

"Болгар мөселман мәдәнияты һәм фәнене үзәкләренең берсе булган. Аның бөеклеген тергезү шаһитләре була алуыбыз шатландыра. Былтыр Болгар ислам академиясе нигезенә истәлекле таш салу тантанасы булды, ә бүген без биредә беренче эре чара уздырабыз - безнең һәр елгы очрашуыбыз, - диде ТР Президенты. - Академияне быел сентябрь аенда ачу планлаштырыла. Аңарчы төзекләндерү, профессор-мөгаллимнәр составны билгеләү, студентларны кабул итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бу безнең эшебезнең мөһим өлеше һәм, мин ышанам, без бу эшне башкара алабыз". 

 Рөстәм Миңнеханов аерым Минтимер Шәймиевка әлеге проектка керткән гаять зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Бөтен хәйриячеләргә, архитекторлар һәм төзүчеләргә рәхмәт. Комплекс компакт һәм функциональ булган", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан мөселман оешмалары белән актив эш алып бара. 2010 елда татар мөселман берлекләре лидерлары катнашында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. "2014 елда бишенче форум кысаларында анда катнашучылар "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен кабул иттеләр, ул безнең дини тәгълимат традицияләре нигезендә берләшүгә әһәмиятле адым булды", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясындагы җитди вакыйгаларга да игътибар итте. Бу экстремистик оешмалар эшчәнлегегендә чагыла. "Мөселманнарның берләшүе һәм негатив тенденцияләргә каршы торуда бердәм алымнарны эшләү кирәклеге ачык. Бу эштә Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. Шул сәбәпле академия каршында Бөтенроссия мөселман галимнәре берлеген булдыру перспектив, берлек кысаларында актуаль дини тәгълимат мәсьәләләрен хәл итүгә бердәм алымнар эшләнәчәк", - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, академия - федераль проект, аны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. 

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләгәнчә, академия ачылгач, зур күләмдә эш башкарырга кирәк була. Аерым алганда, мәгариф процессы өлкәсендә. "Бүген белем бирү процессын билгеләү эше алып барыла. Төрле тәкъдимнәр яңгырый, аларны бөртекләп җыярга һәм җентекләп карарга кирәк. Ислам дөньясындагы заманча шартларны һәм процессларны исәпкә алырга кирәк", - диде ул. 

ТР Президенты матбугат хезмәте материалларыннан

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100