Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабыз районнары мөхтәсибләре һәм йөзләгән мөселман кардәшләребез белән бергә Изге Болгар җыенында катнашты. Бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнгә багышланган җыен быел 28нче мәртәбә үткәрелә.
Җыенның тантаналы өлеше Болгар ислам академиясе каршында барды. Мөфти Камил хәзрәт җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп,Идел Болгар дәүләтенең фән үзәге булуын һәм биредә Болгар академиясен булдырылуын да юкка булмавын билгеләп үтте.
"Аллага шөкер, бүген янәдән һәркайсыбыз өчен мөкатдәс булган Болгар җиренә җыелдык. Иңкыйлабка кадәр Татарстанда 30 меңгә якын китап бастырыла, ә 1803 елда Коръән бастырыла һәм шул нисбәттән, китапларыбызда "Коръән Хиҗазда иңгән, Казанда басылган"дип әйтелә, шуңа күрә нәкъ бу җирдәяңа Академия ачылачак, зур галимнәребез булачак. Абдурашид Ибраһимов - зур галим, ул Японияга барып беренче мәчет сала. Мурад Рамзи - ул Мәккәдә шәех булып гарәпләргә дәрес бирә. Берничә атна элек Иранга баргач, үзебезнең дин галимебезнең тәфсиренә тап булдык. Бу нәрсәне аңлата? Безнең галимнәребез заманында гарәпләргә дәрес биргән, китаплар бастырган һәм ИншәАллаһ бу җирдән дә галимнәр чыгыр. Академиябез - бердәмлек минбары булачак, чөнки таркаулык өчен бер сәбәп тә юк", - диде ул.
Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелып килгән өчен һәркемгә рәхмәтен җиткерде. "922 елда безнең бабаларыбыз Ислам динен хөкүмәт дине итеп кабул иткән. Шушы җирлекне хәзер күтәрәбез. Әле "Кол Гали" кунакханәсен карап кайттык. Анда бик матур төзелеш эшләре бара. Быел тәмамлап булмасмы икән, дип уйлыйбыз. Бер ел элек Болгар ислам академиясенә нигез салынды. Бүген ничек итеп 1 сентябрьдә эшен башлап җибәрү тутында сөйләштек", - дип белдерде.
Президент әйтүенчә, безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, без традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Соңгы елларда "Яңарыш " фонды ярдәмендә саллы эш башкарылды. "Бу - Татарстанның теләсә кемне чакыра алырлык искиткеч җиренә әверелде. Иң мөһиме - бу эшләр барысы да ихлас күңелдән алып барыла, - дип, ул Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде һәм аңа мөрәҗәгать итеп: "Сез монда, бу процессның нигезендә торасыз", - диде.
Тантаналы ачылыштан соң кунаклар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазын укыды, дога кылды.
Бүгенге җыенда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Рәфыйк Мөхәмәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, республика районнары имам- мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.
Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән мөхтәрәм мөфтиләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корган чатырда кунак булып, республикабыз дин әһелләре белән фикер алыштылар.