Кукмара мәдрәсәсендә 18 нче чыгарылыш

22 май 2017 ел 16:48
Кукмара мәдрәсәсендә 18 нче чыгарылыш

21 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш мәҗлесе узды. Имам-хатыйблар һәм ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерли торган һөнәри бүлекне быел 19 ир-егет һәм 8 хатын-кыз – барлыгы 27 кеше тәмамлады. Аларга урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. Мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучылар саны – 51: 14 ир-егет, 26 хатын-кыз, 6 яшүсмер малай һәм 5 яшүсмер кыз (аларга башлангыч дини белем алуны раслаучы таныклыклар бирелде).

   1998 елдан эшләп килүче дини уку йорты өчен быелгы чыгарылыш 18 нче.   Башка чыгарылышлардан быелгысы ир-егетләр саны хатын-кызлардан күбрәк булуы белән аерылып тора: быел мәдрәсәбезне тәмамлаучы 78 кешенең 40-ы – ир-егетләр, 38-е  исә – хатын-кызлар.

   Быелгы чыгарылышның тагын бер үзенчәлеге – шәкертләрнең үз дипломнарын район башлыгы С.Д.Димитриев кулыннан алуы. Район җитәкчесе мәдрәсә эшчәнлеген югары бәяләп, мөгаллимнәргә һәм шәкертләргә уңышлар теләде, халык күңелен сафландыру, җәмгыятьне әхлаклы-әдәпле итү эшендә үз өлешен кертүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

   Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның шәрәфле имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар катнашты.

   Чыгарылыш тантанасы шәкертләр оештырган бәйрәм табыны алдында дәвам итте. Анда мөгаллимнәр һәм шәкертләр мәдрәсәдә укыган елларны искә алдылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, һәм алдагы тормышларында алган гыйлемнәрнең гамәлдә файдалануның, шулай ук үзара элемтәне саклауның, аралашып яшәүнең мөһимлеге турында әйттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы