Мөфти һәм яшь лидерлар белән нәрсә турында сөйләште?

25 май 2017 ел 16:00
Мөфти һәм яшь лидерлар белән нәрсә турында сөйләште?

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт резиденцияясендщ кунаклар кабул итте. Мөфти белән очрашуга республиканың яшь лидерлары - Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары килде.

- Бүгенге көндә республика халкының 28 процентын яшьләр тәшкил итә һәм яшьләр сәясәте республиканың социаль-икътисадый үсешен шактый йогынтый ясый, - дип билгеләде бүгенге очрашуны оештыру идеся белән чыккан Илдар Суфиянов.- Безнең белән очрашыр өчен вакыт табуыгыз өчен һәм ачыктан-ачык сөйләшергә әзер булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Яшьләр палатасы вәкилләреһәм дини лидерла яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә бергәләп эшләсәк бик нәтиҗәле булыр иде.

Мөфти хәзрәтләре әлеге фикерне хуплап әйтте: "Дин бик нәтиҗәле  идеология. Кешене ниндидер явызлык эшләүдән күңелендә булган иман һәм Аллаһ Тәгаләгә булган курку гына туктала ала. Һәр кеше янына полиция хезмәткәре куеп булмый. Ул һәркайсыбызның йөрәгендә һәм акылында булырга тиеш".

- Соңгы вакытта еш кына без дөньяви дәүләттә яшибез дигән сүзләр ишетергә туры килә, - дәвам итте теманы Камил хәзрәт. - Ләкин бу безнед атеистик җәмгыяттә яшәвебезне аңлатмый! Дөньяви - димәк  барлык кешеләргә карата нейтраль булу. Әлеге сүзнең мәгънәсен дөрес аңлау бик мөхим һәм дустанә мөнәсәбәт саклап яшәү әһәмиятле. Кемгәдер кан күчереп агызырга кирәк булганда без татар яисә чуваш каны дип эзләмибез бит! Аллаһ Тәгалә безне төрле итеп яралтты һәм динебез бер-беребезне өйрәнергә чакыра.

Сәясәткә һәм социаль-икътисадый сораулардан тыш, яшьләр мөфтинеңшәхси  кызыксынуларына күчте.

- Мөфти булу хыялы юк иде, - диде Камил хәзрәт уңыш серләре турында сөйләшкәндә. - 11 яшьтән мәчеткә йөори башладым. Бирегә мине әбием алып килде. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамладым, Урта Азияда, Төньяк Кавказда һәм Төркиядә белем алдым. Хәзер дә укуымны дәвам итәм һәм белем алу эзлексез булырга тиеш дип саныйм. Мин китап укырга яратам һәм хәзер бер ел эчендә 100 китап укып чыгу максатын куйдым. Укыган кешедә өмет бар. Монардан тыш, атнага өч тапкыр спортзалга йөрим - джиу-джитсу белән шөгыльләнәм.

Очрашу азагында мөфти һәм яшь лидерлар Иҗтимагый яшьләр палатасы составына Татарстан Республикасының мөселман яшьләре Берләшмәсенең вәкилен кертү мөкинлеген карадылар һәм бу юнәлештә бергәләшеп эшләргә килештеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы