Рамазан аенңа Чистай мәчетләрендә Коръән уку оештырылды. Һәр көнне “Әниләр” мәчетендә барлык имамнар, мөхтәсибәт вәкилләре, барлык теләүчеләр 10 сәгатьтә җыелышып Коръән укыйлар.
Ир-атлар өчен шулай ук ял көннәрендә “Әнәс” мәчетендә, 18 сәгатьтә тәфсир һәм хаталар төзәтү белән Коръән укулар оештырылган.
Ә хатын-кызлар көн саен “Нур” мәчтендә өйлә намазыннан соң Аллах китабын укыйлар.
Әлеге изге айда сез дә саваплар алырга ашыгыгыз! Мәчет ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!