Норлатта яңа имам-мөхтәсиб сайланды

29 май 2017 ел 23:14
Норлатта яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Норлат районында булып китте. Эшлекле сәфәр кысаларында мөфти хәзрәт район башлыгы Равил Кузюров белән очрашып, мөхтәсибәттәге дини вәзгыять турында сөйләште. 

Моннан тыш, "Шикәрчеләр" мәчетендә  Аксубай районының төбәк казый-мөхтәсибе Равил Зөфәров җитәкчелегендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелышның төп мәсьәләсе - яңа мөхтәсибне сайлау иде. Камил хәзрәт әлеге җаваплы хезмәткә ТР МДН Мәгариф бүлеге белгече Наил Әбелхановны тәкъдим итте. Аны уңай яктан Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та бәяләп чыкты. Нәтиҗәдә, яңа мөхтәсиб бертавыштан сайланды. 

Җыелыштан соң мөфти һәм имамнар район башлыгы исеменнән оештырылган ифтарда катнаштылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы