Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче "Хәзинә" мөселман балалары клубы ел да уздырылучы "GARAGE-SALE” дигән балалар ярминкәсе оештырды. Әлеге чара барышында сабыйлар үзләре ясаган уенчыкларны, кул эшләрен сатты һәм мастер-класслар үткәрде. Әлеге чара нәтиҗәсендә балалар 6907 сум акча эшләде һәм алынган керемнең 2.5 процентын мохтаҗ гаиләгә зәкят буларак бирде.
Оештыручылар фикеренчә, ошбу чаралар балаларны хезмәткә өйрәтә, ислам диненең биш терәгенең берсе булган зәкятнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Ярминкә кысаларында балалар арасында "Иң матур бизәлгә сәүдә ноктасы" дигән бәйге дә үткәрелде.