Буада ифтар ашы

30 май 2017 ел 17:29
Буада ифтар ашы

Буа мөхтәсибәтенең Лащи станциясендә зур ифтар мәҗлесе булып узды. Анда Буа район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Төркия мәмләкәтеннән килгән Коръән-хафиз Ильяз әфәнде, “Хаҗилар” мәчетеннән Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Күл-Черкене авылы мәхәлләсе  катнашты.

Ахшам намазына кадәр килгән кунаклар Илмир хәзрәтнең Рамазан аена багышланган төпле вәгазь-нәсыйхәтен тыңлады. Шуннан соң җыелган кунаклар бергәләшеп авыз ачты, намаз укыды. “Рамазан ае - бер рәхмәт ае, шул айда күбрәк изге гамәлләрне кылып калырга ашыгыгыз”, - дип вәгазьләде килгән халыкны хәзрәтләр.

Җыелыш Корьән уку һәм илебез өчен догалар кылу белән дәвам итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы