Буа мөхтәсибәтенең Лащи станциясендә зур ифтар мәҗлесе булып узды. Анда Буа район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Төркия мәмләкәтеннән килгән Коръән-хафиз Ильяз әфәнде, “Хаҗилар” мәчетеннән Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Күл-Черкене авылы мәхәлләсе катнашты.
Ахшам намазына кадәр килгән кунаклар Илмир хәзрәтнең Рамазан аена багышланган төпле вәгазь-нәсыйхәтен тыңлады. Шуннан соң җыелган кунаклар бергәләшеп авыз ачты, намаз укыды. “Рамазан ае - бер рәхмәт ае, шул айда күбрәк изге гамәлләрне кылып калырга ашыгыгыз”, - дип вәгазьләде килгән халыкны хәзрәтләр.
Җыелыш Корьән уку һәм илебез өчен догалар кылу белән дәвам итте.