Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясен игълан итә. Мәгълүм булганча, Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә кешеләрне Үзенең рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларын кабул итә, ә бер кечкенә генә изгелек өчен дә савапны арттырып бирә. Ә бу вакытны тагын да файдалы итүнең нинди юллары бар соң? Ярдәмгә мохтаҗларны искә төшерик. Алар бит Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр!
Ярдәм сораучылар, ягъни авыру, ятим балалар, мескенлеккә төшкән мохтаҗлар безнең бүгенге һәм киләчәк көннәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен китерүчеләр. Сәдака бирү бәла-казадан саклый.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте менә шул хакта искә төшереп "Рамазан - изге гамәлләр ае" дип аталган акция игълан итә. Ул ДЦП диагнозы куелган авыру балаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Анда һәр оешма, һәр теләгән кеше катнаша ала.
Акциянең беренче герое - 7 яшьлек Артур Саврандиев. Бала җитлекми туа һәм 9 айда Артурга ДЦП диагнозы куялар. "Бала табу бик авыр барды. Тугач ук Артурны ясалма сулыш аппаратына тоташтырдылар, чөнки ул үзе сулый алмый иде. Безне төрле бүлекләргә күчереп йөрттеләр, ләкин беркем дә төгәл диагнозны куя алмады", - дип сөйли Артурның әнисе Светлана ханым Саврандиева. 9 айда гына балада ДЦП булуы ачыклана.
Бүгенге көндә сабый махсус балалар бакчасына йөри һәм яшьтәшләре белән аралашырга тырыша. Ул бик автив, елмаерга, уйнарга ярата, сөйләгәнне аңлый, ләкин үзе авырлык белән генә сөйләшә.
Артур күптөрле тернәкләндерү курсларын узган, шул исәптән Кытайда да булган. Санкт-Петербургта Артурның аягына операция ясыйлар һәм хәзер ул әкертен генә рәтләнеп килә. "Без махсус велосипедта йөрергә өйрәндек, гипсны алдылар һәм бу безнең өчен зур шатлык", - дип әйтте Светлана. Ләкин тулы дәвалау үтәр өчен өстәмәм тернәкләндерү курслары кирәк. Саврандиевлар гаиләсенең мондый мөмкинлекләре юк, шуңа күрә алар битараф булмаучыларның ярдәмен көтә. Артурны дәвалау өчен хәзерге көндә 124 800 сум таләп ителә. Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик!
Ничек ярдәм итәргә?
Беренче юл
7715 номерына САДАКА сүзен язып смс хәбәр юлларга.
Мәсәлән, САДАКА 300.
Икенче юл
Сәдаканы “Зәкят” хәйрия фондына банк аша күчерү.
Наименование сбора «ЗАКЯТ»
БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с №40703810662190000765
(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани
к/с: 30101810600000000603
БИК:049205603
Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6
Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6