Татарстан мөфтие ТНВда күп балалы гаиләләр хакында сөйләде

01 июнь 2017 ел 11:59
Татарстан мөфтие ТНВда күп балалы гаиләләр хакында сөйләде

Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "ТНВ-Татарстан" телеканалында чыгып килүче "Трибуна нового века" тапшыруында катнашты. Программаның темасы - "Зур гаилә: эйе - юк". Чакырылган экспертлар арасында VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов , ТР Фәннәр академиясының Гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова, "Нечкэбил" проекты авторы  Изольда Жуйкова һәм башкалар. Тапшыруны Дәүләт Советы рәисе урынбасары «Мәрхәмәт-Милосердие» төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова и Матвей Апросин алып барды. 

- Россиядә аз балалы гаиләләрнең саны күп булуын материаль сәбәпләр белән генә аңлатырга кирәкми, - дип билгеләде мөфти. - Аллаһ Тәгалә һәр баланы үз ризыгы белән бу дөньга җибәрә. Безне бар кылган Аллаһ Тәгалә әйтә: "Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында" (Худ сүрәсе 6 аять). Аллаһ кешеләрне ошбу сүзләр белән дә кисәтә: "...Ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз...". (Әл-Әнгам сүрәсе, 151 аять). Пәйгамбәребезнең  (с.а.в.)  дә бу мәсьәләгә кагылышлы бик үтемле хәдисләре бар. Күп бала булу - безнең дини һәм милли традициябез.

Тапшыру эфирга бүген, 1 июньдә, 20.00 дә чыгачак.



 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы