Әлмәттә район башлыгы исеменнән ифтар үткәрделәр

01 июнь 2017 ел 21:34
Әлмәттә район башлыгы исеменнән ифтар үткәрделәр

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнарының авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Ифтар район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән оештырылды. Анда Әлмәт районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айрат Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Фәгим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәхәллә халкы һәм күрше район имам-мөхтәсибләре катнашты. Мөфти Камил хәзрәт чарага килүчеләрне изге Рамазан ае белән котлады һәм әлеге көннәрне файдалы итеп үткәрергә чакырды.

"Бу айның бик күп нигъмәтләре бар, тик шул ук вакытта ул безнең иманыбыз, ихласлыгыбыз сынала торган, мөселманнар берләшә торган вакыт. Ураза тоту кеше бөтен яклап чистарта һәм кешелеклелек сыйфатларын ача. Ураза тотучы ачларның хәлләрен аңлый башлый. Ошбу чаралар безне бер өммәт итә, шуңа да республика мәчетләрендә ифтар ашларына игътибар елдан-ел арта. Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны һәм догаларыбызны кабул кылсын", - дип теләде мөфти хәзрәтләре һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.

Айрат Хәйруллин шулай ук мөселманнарга сабырлык һәм чын күңелләреннән кылган догаларының кабул булуын теләде. Бүгенге очрашудан файдаланып ул Камил хәзрәткә дөя йоныннан ясалган эксклюзив шарф бүләк итте.

Чара мул табын артында дәвам итте.


 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы