Артур Саврандиевны дәвалауга 42 450 сум акча җыелган

05 июнь 2017 ел 10:52
Артур Саврандиевны дәвалауга 42 450 сум акча җыелган

Диния нәзарәте игълан иткән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә. Ул ДЦП диагнозы куелган авыру балаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Анда һәр оешма, һәр теләгән кеше катнаша ала. 

Акциянең беренче герое - 7 яшьлек Артур Саврандиев. Хәзерге вакытта Артурны дәвалау өчен 42 450 сум акча җыелган. 

Артур җитлекми туа һәм 9 айда аңа ДЦП диагнозы куялар. "Бала табу бик авыр барды. Тугач ук Артурны ясалма сулыш аппаратына тоташтырдылар, чөнки ул үзе сулый алмый иде. Безне төрле бүлекләргә күчереп йөрттеләр, ләкин беркем дә төгәл диагнозны куя алмады", - дип сөйли Артурның әнисе Светлана ханым Саврандиева. 9 айда гына балада ДЦП булуы ачыклана.

 Бүгенге көндә сабый махсус балалар бакчасына йөри һәм яшьтәшләре белән аралашырга тырыша. Ул бик автив, елмаерга, уйнарга ярата, сөйләгәнне аңлый, ләкин үзе авырлык белән генә сөйләшә.

Артур күптөрле тернәкләндерү курсларын узган, шул исәптән Кытайда да булган. Санкт-Петербургта Артурның аягына операция ясыйлар һәм хәзер ул әкертен генә рәтләнеп килә. "Без махсус велосипедта йөрергә өйрәндек, гипсны алдылар һәм бу безнең өчен зур шатлык", - дип әйтте Светлана. Ләкин тулы дәвалау үтәр өчен өстәмәм тернәкләндерү курслары кирәк. Саврандиевлар гаиләсенең мондый мөмкинлекләре юк, шуңа күрә алар битараф булмаучыларның ярдәмен көтә. Артурны дәвалау өчен хәзерге көндә 124 800 сум таләп ителә. Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик! 

Ничек ярдәм итәргә?

Беренче юл

7715 номерына САДАКА сүзен язып смс хәбәр юлларга.

Мәсәлән, САДАКА 300.

Икенче юл

Сәдаканы “Зәкят” хәйрия фондына банк аша күчерү.

Наименование сбора «ЗАКЯТ»

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с №40703810662190000765

(Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани

к/с: 30101810600000000603

БИК:049205603

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы