Бүгенрус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн. Бу уңайдан Татарстан башкаласында зур бәйрәм чараларсы узды. Анда сәясәтчеләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, укытучылар. иҗтимагый оешмалар һәм шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Төп бәйрәм чарасы Пушкин урамы ягыннан Театраль мәйданда А.С.Пушкин һәйкәле янында шигъри митингтан һәм һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт белән дәвам итте.