Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмәгә сәфәр кылды һәм шәһәрнең үзәк мәчетендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә катнашты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров исеменнән үткәрелгән әлеге мәҗлестә 200 якын мөселман катнашты.
Араларында авыл имамнары, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте имам-мөхтәсибләре һәм мәхәллә халкы бар иде. Чара мәчет янында ифтарлар өчен төзелгән махсус бинада оештырылды. Мөфти хәзрәтләре җыелган барча кунакларны, дин кардәшләребезне Рамазан ае белән тәбрикләде, уразалар тотарга Раббыбыз ярдәм итсен дип теләде һәм аның саваплары турында сөйләде.
Ифтар ашыннан соң катнашучылар бергәләп Аллаһ Тәгаләдән ил-көннәребезгә иминлек сорап дога кылды.