Диния нәзарәтенә Кыргызстанның Милли стратегик тикшеренүләр институты экспертлары килде. Кыргызстан делегациясен институтның директоры Азамат Дикамбаев җитәкләде.
Нәзарәт кунаклары белән мөфтинең урынбасарлары Рәфыйк Мөхәмәтшин, Илфар Хәсәнов һәм нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин очрашты. Рәфыйк Мөхәмәтшин иң башта тарихи Галиев мәчете белән таныштырды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Очрашуның рәсми өлешендә ул Татарстан мөфтиятенең төп эш юнәлешләре хакында сөйләде. Аерым игътибар ислам мәгарифе системасына һәм республикада бу өлкәдә алып барылган эшчәнлеккә бирелде. Ике як Болгар ислам академиясе, кадрлар әзерләү һәм аларны эш белән тәэмин итү, «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары”, мәчетләр каршында оештырылган курслар кебек мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Әлеге визит кысаларында хезмәттәшлек итү юллары да барланды. Һәр кунакка нәзарәт әзерләгән яңа Коръән басмасы бүләк ителде.