Кыргызстан делегациясе нәзарәтнең эшчәнлеге белән тынышты

07 июнь 2017 ел 10:01
Кыргызстан делегациясе нәзарәтнең эшчәнлеге белән тынышты

Диния нәзарәтенә Кыргызстанның Милли стратегик тикшеренүләр институты экспертлары килде. Кыргызстан делегациясен институтның директоры Азамат Дикамбаев җитәкләде.

Нәзарәт кунаклары белән мөфтинең урынбасарлары Рәфыйк Мөхәмәтшин, Илфар Хәсәнов һәм нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин очрашты. Рәфыйк Мөхәмәтшин иң башта тарихи Галиев мәчете белән таныштырды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Очрашуның рәсми өлешендә ул Татарстан мөфтиятенең төп эш юнәлешләре хакында сөйләде. Аерым  игътибар  ислам мәгарифе системасына һәм республикада бу өлкәдә алып барылган эшчәнлеккә бирелде. Ике як Болгар ислам академиясе, кадрлар әзерләү һәм аларны эш белән тәэмин итү, «Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары”, мәчетләр каршында оештырылган курслар кебек мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Әлеге визит кысаларында хезмәттәшлек итү юллары да барланды. Һәр кунакка нәзарәт әзерләгән яңа Коръән басмасы бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы