Казанда журналистлар өчен зур ифтар мәҗлесе үткәрелде

07 июнь 2017 ел 23:15
Казанда журналистлар өчен зур ифтар мәҗлесе үткәрелде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезгә дәгъватлаучы каләм әһелләре  белән  ифтар мәҗлесендә очрашты. Әлеге ифтарда республикада чыгучы дәүләт һәм шәхси матбугат чараларыннан 50 артык журналист катнашты.

Кичәнең кунаклары арасында мөфтинең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Президенты матбугат секретареның урынбасары Ләззәт Хәйдәров, "Эфир" телеканалының директорлар советы урынбасары Самвел Оганисян да бар иде.

Камил хәзрәт  катнашучыларны Рамазан ае белән котлады һәм динебез үсешенә өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Форсаттан файдаланым мәҗлес кунакларына уразага багышлаган Коръән аятьләренең иңү тарихы белән таныштырды. Әлеге ифтар ашында дин әһелләре һәм матбугат вәкилләре үзара фикер алышты, матбугат аша исламга дәгъватлау  юлларын барлады, мөфти хәзрәтләренә кызыксындырган сорауларын бирде. 

Журналист Илдар Кыямов мөфтияткә рухи традицияләребезне саклауга зур өлеш кертеп баруы өчен рәхмәтен белдерде. "Камил хәзрәтнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең халык күп кенә дин галимнәребезнең эшчәнлекләре, хезмәтләре белән таныша алды", - диде Илдар Кыямов һәм мөфтигә үзенең туган ягына багышланган яңа "Кара Чишмә карьясе" китабын бүләк итте.

- Бүгенге авыз ачу чарасында башка милләт вәкилләрен күрү бик куанычлы, - дип ассызыклады Ләззәт Хәйдәров. - Ошбу чаралар милләтара мөнәсәбәтләрне тагы да ныгыта.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Cадыков  исә нәзарәтнең актив рәвештә социаль технологиялар куллануын билгеләп үтте: "Мөфти Камил хәзрәт үзенең эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр белән бик актив куллана. Аны IT-мөфти дип тә әйтеп була хәзер".

Очрашу азагында журналистларга үзенең теләк-тәкъдимнәрен мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җиткерде. Бүгенге очрашу Коръән укып һәм Аллаһтан алдагы эшләрне уңышлы итүен теләгән догалар белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы