Бүген Аксубайда район башлыгы Камил Камал улы Гыйльманов исеменнән ифтар ашы узды. Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин да бар иде, шулай ук Аксубай һәм тирә-як районнардан имамнар, мөхтәсибләр , төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә чакырылды. Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровны район җитәкчесе ТР Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ифтарда катнашудан тыш, Камил хәзрәт район халкы белән очрашып, аксубайлыларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Сорауларның күбесе Рамазан ае һәм Ураза тоту тәртипләре белән бәйле иде.