Бүген, 9 июнь көнне, "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. 15 шәкерткә мөселман дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала.
Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә директорының урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, остазлар, чыгарылыш курс студентларының әти-әниләре катнашты.
Гадәттәгечә, чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте һәм килүчеләрнең котлаулары, нәсихәтләре белән дәвам итте. "Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агачка тиң, дигән акыл ияләре. Аллаһ Тәгалә барыгызга да җимешле агач булырга насыйп әйләсен. Безнең динебезгә һәм җәмгыятебезгә дә файдалы кешеләр булып җитешегез", - диде мөфти Камил хәзрәт.
Озак еллар дәвамында мәдрәсәдә хезмәт куйган директор урынбасары Наил хәзрәт Яруллин "Мөхәммәдия"нең чын мәгънәсендә халык мәдрәсәнә әверелүен билгеләп, шәкертләрне мәдрәсәне онытмаска чакырды. ""Мөхәммәдия" - ул бер гаилә кебек. Аның бусагасын бер тапкыр гына атлап кергән кеше дә аның әгъзасы булып тора. Киләчәктә дә гаиләбез үссен, бер-берегезнең кадерен белегез, мәдрәсәгә килеп торыгыз", - дип теләде Наил хәзрәт.
Үзенең нәсихәтләрен мөфтинең беренче урыбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, әти-әниләр һәм остазлар җиткерде. Шәкертләр исә 5 ел дәвамында гыйлем биргән остазларына шигъри формада рәхмәт әйтте. Тантана диплом тапшыру һәм чыгарылыш студентлары әзерләгән видео белән дәвам итте.