string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17730.html"
13.06.2017 16:24

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген эш визиты белән Лениногорск шәһәрендә. Килү белән мөфти “Әбү Хәнифә” мәчетен ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстаннның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы һәм шәһәр мэры  Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин, иганәчеләр һәм шәһәр халкы катнашты.

“Әбү Хәнифә” мәчете Лениногорск шәһәрендә икенче иман йорты, ә район буенча 33 мәчет. Төзелеш эшләре 2 елга якын барган һәм хәзер ул үз эченә 300 якын кешене сыйдыра.

Камил хәзрәт шәһәр халкын әлеге мөһим вакыйга белән ихластан котлады һәм аның Рамазан аенда үтүенә аерым басым ясады. “Изге Рамазан аенда тәүге тапкыр үзенең ишекләрен ачкан әлеге мәчет Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәте һәм бәрәкәте белән тулы булсын”, - дип теләде Камил хәзрәт һәм төзелешкә саллы өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды.

Тәбрикләү сүзләрен район башлыгы, имам-мөхтәсиб һәм хәйриячеләр дә җиткерде. Тантаналы өлештән соң кунаклар мәчет белән якыннанрак танышты: намаз бүлмәләрен, уку-укыту сыйныфларын карады һәм күмәкләшеп икенде намаз укыды.

Шунысы игътибарга лаек, район мөхтәсибәте әлеге мәчеткә исем табу максатыннан мәхәллә халкы арасында бәйге дә оештырган иде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә исламның дүрт мәзһәбенең берсенә нигез салучы “Әбү Хәнифә” исемен  күпчелек сайлый.