Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лениногорск шәһәренә эшлекле визиты кысаларында район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә үтте һәм 300гә якын кешене җыйды.
Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте имам-мөхтәсибләре, авыл имамнары да бар иде.
Мөфти Камил хәзрәт форсаттан файдаланып халыкка үзенең нәсихәтләрен җиткерде һәм Изге Рамазан аеның фазыйләтләре хакында сөйләде. Авыз ачу мул табын алдында Коръән уку һәм догалар белән үрелеп барды.