Диния нәзарәте игълан иткән “Рамазан - изге гамәлләр ае” дигән акция кысаларында бүген чираттагы чара булды. Казанда гомер кичерүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан күмәк авырлыгы ярты тоннага җиткән азык-төлек җыелмалары бирелде. Әлеге изге эшкә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе кушылды. Үзенең нәсихәтләре һәм изге теләкләрен әйтеп ул күчтәнәчләр белән тулы 50 җыелманы тапшырды.
Форсаттан файдаланып мөфти хәзрәтләре Рамазанның фазыйләтләре, әлеге айда башкарылган гамәлләрнең савабы күптапкырга артуы һәм ислам диненең кешене изгелеккә генә чакыруы турында сөйләде.
Күчтәнәчләрне мохтаҗлар ачык күңел һәм зур рәхмәтләр әйтеп алды. “Элек мин мөселманнарның юмарт булуларының сәбәбен аңламый идем. Хәзер инде динегезнең мәрхәмәтлеккә чакыруын аңладым”, - дип белдерде хәйрия акциясендә катнашкан бер ханым.
Тапшырылган азык-төлек җыелмаларына он, шикәр, чәй, макарон, дөге, карабодай һәм чечевица керде. Изге Рамазан ае ахырына кадәр “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын 240 шундый күчтәнәч өләшәчәк.