"Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе: чиратта 6 яшьлек Гүзәл

14 июнь 2017 ел 11:44
"Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе: чиратта 6 яшьлек Гүзәл

"Рамазан - изге гамәлләр ае" дигән хәйрия акциясе дәвам итә. "Татарстан" һәм "Яңа гасыр" телеканаллары тамашычалары ярдәме белән бер атна эчендә дәвалауга мохтаҗ Артур Саврандиевка акчалар җыелды. Чиратта 6 яшьлек Гүзәл Гайнетдинова.

Гүзәл шулай ук ДЦП диагнозы куелган. Хәзер Гүзәлгә 6 яшь һәм ул ярдәм белән генә утыра ала, үрмәләми, үзе йөри алмый, ләкин йөрткечләр (ходунки) ярдәмендә йөри ала. Ул бик кызыксынучан һәм зирәк. Авыру анардан сөйләшү сәләтен ала, ләкин шуңа да карамастан ул кәгазьдән ясалган хәрефләрдән җөмләләр төзергә ярата, махсус методика белән инглиз телен дә өйрәнә башлаган. 

Кыз-баланың һәр минуты язылган. Ул тренер белән суда йөзә, логопед, дефектолог, остеопат белән шөгыльләнә. Монардан тыш, Казандагы төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Дәвалау курсларыннан соң уңай үзгәрешләр сизелә һәм бу әти-әнисенә сабыйларының аякка басуына өмет уята, көч бирә. Гүзәлнең әнисе Диләрә ханым Ильясова сүзләренчә, "Гүзәл бик көчле һәм түземле бала - без моны сизәбез!"

"Сабыебызның язмышына битараф булмасагыз иде", - дип мөрәҗәгать итә Гүзәлнең әнисе. 

Ничек ярдәм итәргә?

7715 номерына САДАКА сүзен язып смс хәбәр юлларга.

Мәсәлән, САДАКА 300.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы