Татарстан мөфти игътикяфта

16 июнь 2017 ел 14:16
Татарстан мөфти игътикяфта

Рамазанның соңгы ун көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә  игътикяфта тора. 10 көн дәвамында  ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырачак. ТР мөселман өммәтенә бәйле мәсьәләләрне Камил хәзрәт  дистанцион рәвештә хәл итәчәк.

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата. Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.

Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Дини китапларда язылган: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе», - дип аңларга кирәк. Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы