Диния нәзарәте һәм "Зәкят" хәйрия фонды куанычлы хәбәр белән бүлешергә ашыга - Гүзәл Гайнетдинованы дәвалау өчен кирәкле сумма җыелган! Әлеге изге эшне чынга ашыруда "ТНВ" телеканалы тамашачыларының өлеше бик зур. Телеканалда Гүзәлгә багышланган сюжет дөнья күргәннән соң Гүзәлгә ярдәм итү йөзеннән йөзләгән смс-хәбәр юлланылды.
Гүзәлнең әти-әнисе сабыйларының язмышына битараф булмаучыларга олы рәхмәтләрен җиткерә. Исегезгә төшерәбез, Гүзәлгә ДЦП диагнозы куелган. Хәзер Гүзәлгә 6 яшь һәм ул ярдәм белән генә утыра ала, үрмәләми, үзе йөри алмый, ләкин йөрткечләр (ходунки) ярдәмендә йөри ала. Ул бик кызыксынучан һәм зирәк. Авыру анардан сөйләшү сәләтен ала, ләкин шуңа да карамастан ул кәгазьдән ясалган хәрефләрдән җөмләләр төзергә ярата, махсус методика белән инглиз телен дә өйрәнә башлаган.
Кыз-баланың һәр минуты язылган. Ул тренер белән суда йөзә, логопед, дефектолог, остеопат белән шөгыльләнә. Монардан тыш, Казандагы төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Дәвалау курсларыннан соң уңай үзгәрешләр сизелә һәм бу әти-әнисенә сабыйларының аякка басуына өмет уята, көч бирә. Гүзәлнең әнисе Диләрә ханым Ильясова сүзләренчә, "Гүзәл бик көчле һәм түземле бала - без моны сизәбез!"