25 июньдә Түбән Камада шәһәркүләм Рамазан бәйрәме уздырыла. Бәйрәм 8.00дә шәһәр үзәк мәчетендә гает намазы белән башлана. 9.30дә “Гаилә” паркы сәхнәсендә “Айлар таҗы син, Рамазан” дип аталган мөнәҗәтле, шигырьле бәйрәм була. Программада – 64нче номерлы балалар бакчасында тәбрияләнүчеләрнең, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларың, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрнең чыгышы көтелә.
Сәхнә янында яулык ябу буенча үзенчәлекле мастер-класс эшләячәк. һәрбер хатын-кызга, мөслимәчә яулык ябып, селфи ясау мөмкинлеге дә булачак.
Паркның балалар уен мәйданчыгында балалар аниматорлар белән кызыклы викториналарда, конкурсларда катнашачак. Агачлар арасындагы яшел аланлыкта балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылачак.