Түбән Камада 25 июньдә Рамазан бәйрәме уздырыла

19 июнь 2017 ел 15:40

25 июньдә Түбән Камада шәһәркүләм Рамазан бәйрәме уздырыла. Бәйрәм 8.00дә шәһәр үзәк мәчетендә гает намазы белән башлана.  9.30дә  “Гаилә” паркы сәхнәсендә  “Айлар таҗы син, Рамазан”  дип аталган  мөнәҗәтле, шигырьле бәйрәм була. Программада – 64нче номерлы балалар бакчасында тәбрияләнүчеләрнең, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларың,   “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрнең чыгышы көтелә.

Сәхнә янында яулык ябу буенча үзенчәлекле мастер-класс эшләячәк.  һәрбер хатын-кызга, мөслимәчә яулык ябып, селфи ясау мөмкинлеге дә булачак. 

Паркның балалар уен мәйданчыгында балалар аниматорлар белән кызыклы викториналарда, конкурсларда катнашачак.  Агачлар арасындагы яшел аланлыкта балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана