"Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе: Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә ярдәм итәргә ашыгыгыз!

19 июнь 2017 ел 15:56

"Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия акциясе кысаларында "Зәкят" фонды карамагында булган дүрт авыру балага дәвалау узу өчен акча җыю бара. Гүзәл Гайнетдинова һәм Артур Саврандиев өчен тиз арада тиешле сумма җыелды. Чиратта Даяна һәм Рената Гиззатуллиналар. Ике игезәк кыз сабый вакыттан ук ДЦПдан интегә.

Кызлар 30 атнада вакытыннан элек  дөньяга килә һәм аларга күптөрле диагноз куела. Беренче операцияне кызларның күзләренә 1 айлык вакытта  ясыйлар. 8 яшьтә сабыйлар күрү сәләтен югалта башлый, ләкин кирәкле вакытта тиешле процедуралар күрелә. Кызларның әниләре Светлана ханым Гизатуллина сүзләренчә, кызлар һәрдаим төрле тернәкләндерү курслары үтеп тора һәм яхшы үзгәрешләр дә бар.

2014 елда игезәкләрнең корсакларына һәм умыртка сөягенә махсус нейростимулятор куялар. Әлеге прибор ярдәмендә кызларның әниләре мускулларын тәртиптә тота ала һәм физик күнегүләр ясау да күпкә җиңеләя. 

Даяна һәм Рената көн саен диярлек остеопад, массажист һәм ЛФК кабинетларында була. Һәрвакыт шөгыльләнеп торганга күрә, кызлар үрмәли, утыра башлаган, ярдәм белән йөри да ала. Якыннары әйтүенчә, кыз-балалар бик актив һәм тормыш сөючән, иҗади эш белән шөгыльләнергә ярата һәм зур кызыксыну белән театраль студияга йөри.

Светлана ханым кызларының тагы да зур уңышларга ирешә алуларына ышана. "Үз мөмкинлекләребез  генә җитми, шуңа күрә без Сездән ярдәм сорыйбыз. Кызларыбызның мөстәкыйль йөрергә яңа мөмкинлекләре ачылды һәм без анардан файдаланырга телибез!, - дип әйтте игезәкләрнең әнисе Светлана ханым.

 Кызларны дәвалау өчен 300 мең сум җыерга кирәк.

Ничек ярдәм итәргә? 

7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс хәбәр юлый аласыз. Мәсәлән, ЗАКЯТ 300.

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «Закят» ИНН/КПП 1655068682/165501001 ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012 р/с №40703810662190000765 (Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани) ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический и фактический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6     

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана